15
Шигърият юлына беренче адымнар...

презентация1

Embed Size (px)

Citation preview

Page 1: презентация1

Шигърият юлына беренче адымнар...

Page 2: презентация1

Килҽ тҿрле чаклар

Килҽ безгҽ авыр чаклар,

Килҽ матурлары да.

Тик үкенергҽ кирҽк түгел,

Булыр ҽле барысы да..

Алга карап яшҽү кирҽк,

Артка карамыйча.

Гомердҽн кҿт син бүлҽк..

Килер сиңа уйламыйча.

Тҿрле була бүлҽге,

Яхшысы да,начары.

Тик үкенмҽ бүлҽгенҽ,

Килҽчҽктҽ килер яхшысы.

Page 3: презентация1

Хислҽр яралар ясый.

Саф хислҽрне түргҽ

куйгач,

Хыяллар чынга аша.

Фҽрештҽлҽр җиргҽ

кунгач,

Хислҽр йҿрҽктҽ таша.

Онта алмыйм

күзлҽреңне,

Кереп калдың күңлемҽ.

Синең серле карашларың

Кабат тарта үзеңҽ.

Сине алгач ислҽремҽ

Баш икегҽ ярыла.

Ҿстҽн карап хислҽремҽ,

Күклҽрдҽ син югалма.

Кеше хисе белҽн уйнап,

Кулларыңны пешермҽ!

Тормышың юллары

буйлап

Гҿнаһыңа үкенмҽ.

Һҽрбер кеше йҿрҽгендҽ

Мҽхҽббҽт уты янмый.

Бу сүзлҽрне тот

күңлеңдҽ

Хислҽр яралар ясый...

Page 4: презентация1

***

Күңлем тибрҽнҽ...

Ялгыз ак кош сыман.

Йҿрҽктҽ сагыш...

Кҿзге сагыш сыман.

Айның яктысына карап,

Ягызлыкка уралам...

Үз үземне алдап,

Могҗизага ышанам...

Ул могҗиза була микҽн?

Кем бирер җавабын?

Ходаем гына белҽ икҽн,

Бу сорау җавабын...

Page 5: презентация1

Бҽхет канаты сынса

Тормыш авырлыклар китерсҽ, Кулларыңны тҿшермҽ.Хыялларны җимерсҽ,Моңа карап үкенмҽ.

Бҽхет канаты сынса,Югалырга уйлама.Күзлҽрең моңсу булса,Күңлеңдҽ тап калдырма.

Авыр мизгел очравы,Ныгайта холыкларны.Күп тормыш сораулары,Җҽзалый бит башларны.

Карап торма авырлыкка,Йҿрҽгеңдҽ ут янсын!Омтылганда яктылыккаКүңлеңҽ бҽхет кунсын!

Page 6: презентация1

***Тҿннең кара юрганындаМинем качасы килҽ..Горур айнын барлыгынаКарап каласым килҽ.

Күңелемнең дулкыннары,Саташа ялгызлыктан.Ярый тҿннең салкыннарыКоткара газаплардан..

Ул, горур айның күңлеңдҽ,Нинди хислҽр бар микҽн?Шул сорау баш түрендҽ

Нигҽдер тора икҽн.

Нигҽ шул сорау хаманБашны җазалый микҽн?Аңладым...шул ай кебек,Үземдҽ горур икҽн...

Page 7: презентация1

***Бер кҿтмҽс –кҿтмҽгҽндҽ,Сүнде күктҽ бер йолдыз...Мин аны күрмҽгҽндҽ

Качып киткҽн яп –ялгыз...

Нигҽдер каушый күңел,Башымда шикле уйлар.Сҽбҽбе тизрҽк күрен Тормыш нҽрсҽне сайлар?

Юк...Бу хискҽ чыдап булмый!Ул ҽрнетҽ күңеллҽрне.Тилереп тибҽ

йҿрҽк,тынмый...Кем бетерер тойгыларны?

Абау...Алай була алмый!Юк мин ышанмыйм!Юк мин ышанмыйм!Кайгы тҿште безнең

башка...

Нигҽ соң?Ҽйт,дустым,нигҽ?Күзлҽр йомдың гомерлеккҽ?Безне ташлап киттең нигҽ?Ятып син салкын җирлеккҽ?

Page 8: презентация1

Йолдыз атылган сыман

Җанга яңа сулыш кертеп,Саф хислҽргҽ омтылам.Синең ҽйткҽн сүзлҽрең битЙолдыз атылган сыман.

Син җанымны ярасың

Ҽйтеп миңа ялган сүзлҽр.Күңелемнең ярасынЯмый синең серле күзлҽр.

Ничек түзеп яшҽү кирҽкБу ялганны аңлагач?Онытырга кирҽк тизрҽкТагын уйлый башлагач.

Page 9: презентация1

Йҿрҽк сине сагына

Эх…Син генҽ белмисең

Ничек йҿрҽк типкҽнен.Син генҽ күрмисең

Ничек үзгҽргҽнен!

Тҿнлҽ яшьлҽр тама башлыйСине сагынып,Йҿрҽк елый,кабат-кабатСине юксынып.

Карыйм якты йолдызгаТҽрҽзҽ янында утырып,Ҽ йҿрҽк сине сагынаКүпме еллар тутырып.

Күпме еллар утсҽ дҽ,Онта алмам сине.Башка кеше булса да,Уйлармын тик сине!

Сине йолдыз кебек күрҽмТҿннең кара күгендҽ,Ҽ мин белҽм,ҽ мин сизҽмТҿннең кара күгендҽ

Бары тик син генҽ!

Page 10: презентация1

***Йҿрҽгемне салдың утка,

Учак сыман ул яна.Синең назлы карашың бит

Йҿрҽктҽ тап калдыра.

Күклҽргҽ мин рҽхмҽтлеменФҽрештҽ җибҽргҽнгҽ,

Син бит ул фҽрештҽ кебекТҿштең миңа җирлҽргҽ.

Тоя алмыйм хислҽремне,Батам сагыш күлендҽ.

Җылытасың күңелемнеКереп минем тҿшлҽргҽ

Page 11: презентация1

Табылмаган җавап

Тҿннҽр буе уйлыйм,Нигҽ соң мин яшим?Бу сорауга җавапҺаман табалмыйм мин!

Җавап кайдан табыйм?Кем күрсҽтер юлын?Юлын тапсам да минТабармынмы җавабын?..

Page 12: презентация1

Мҽхҽббҽт сагышлары

Мҽхҽббҽт сагышлары

Кҿчле була дуфан сыман,

Аның минутлары

Татлы була җилҽк сыман.

Чын мҽхҽббҽт килҽ ул бер генҽ,

Йҿрҽгеңҽ ятып кала тиз генҽ,

Сизеп калмассың кергҽнен,

Йҿрҽкнең үзгҽргҽнен.

Page 13: презентация1

Бҽхет тҿшем

Синең кара күзлҽрең

Ярату сүзен сҿйли.Минем назлы күңелемМҽхҽббҽт кҿен кҿйли.

Бу кҿйлҽрне ишеткҽч,Йҿрҽк тибеше арта.Бу хислҽрне мин белгҽч,Күңел чҽчкҽдҽй ата.

Ул чҽчҽк үлмҽс ҿченКирҽк аңа синең наз.Бу минем бҽхет тҿшемКүңелем бит тулы наз.

Page 14: презентация1

Тҿннең кара күге кебек.

Синең кара чҽчлҽрең,Диңгез дулкыны сыман.Синең серле күзлҽрең

Йолдыз яктысын җыйган.

Алсу баллы иреннҽрең

Башымны саташтырды.Алма кебек сылу битең

Акылымнан яздырды.

Каен сыман нечкҽ билең

Бизи синең сүрҽтне.Күңелдҽге назлы җилең

Тарта минем хислҽрне.

Тҿннең кара күге кебекКара синең күзлҽрең.Айның якты нуры кебекБалкый синең йҿзлҽрең.

Page 15: презентация1

Ҽкрен- ҽкрен тибҽ йҿрҽк

Син телҽсҽң мин очармын

Биек зҽңгҽр күклҽргҽ.

Чакырмасаң яннарыңа

Батырмын мин хислҽрдҽ.

Ҽкрен-ҽкрен тибҽ йҿрҽк

Булыр микҽн аерылу?

Минем хислҽр кемгҽ кирҽк

Бу йҿрҽкнең соравы.

Йҿрҽгемдҽ калкыр ҿмет

Күреп синең карашны.

Минем хислҽр сине кҿтеп

Җазалый минем башны.

Бермҽлне син кҿтмҽсҽңдҽ

Сызлый башлар йҿрҽгең,

Ышанма ялган сүзлҽргҽ

Минем сиңа телҽгем